Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Яраланган язмышлар”

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.

         Инвалидлар Декадасының төп максаты – халык игътибарын, сәламәтлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларын булдыру. Шулай ук без бу атналыкта үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны да барларга тиеш. Җылы сүз, игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый.

         Шул уңайдан 2 нче декабрь көнне без, Яңа Кенәр коррекцион интернат-мәктәп укучылары өчен “Яраланган язмышлар” дип аталган аралашу сәгате үткәрдек. Бу көнне без китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштык, укучыларга андагы шигырьләрне укыдык, табышмаклар әйттек. Балалар безгә үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Укучыларга әлеге кичә ошады, алар сорауларга бик теләп җавап бирделәр.