Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Татарстан – туган йортыбыз, Якты яна безнең утыбыз.” (әңгәмә)

Яңа уку елында башлангыч сыйныф укучыларының, ә алар белән бергә әти-әниләрнең дә, мәдәният дөньясына сәяхәте дәвам итәчәк. 16 сентябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Әлеге чарада балалар китапханәсе китапханәчесе Нигаметзянова Л.И. укучыларны Республикабызның  тарихи-мәдәни урыннары, туган ягыбызның мәдәни традицияләре  белән таныштырды.

         “Укучының мәдәни көндәлеге”нең максаты балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету тора.

         Бу проект укучыларда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт хисен һәм патриотизм тәрбияли, әти-әниләрне балаларына якынайта.