Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Көзге матурлык” (әңгәмә сәгате)

“Көзге шәфкатьлелек атнасы – изге эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында 15 сентябрь көнне, Яңа Кенәр балалар китапханәсенә интернат-мәктәп укучылары кунакка килде. Укучылар өчен китапханәдә “Көзге матурлык” дип аталган әңгәмә сәгате үткәрелде.

         Китапханәче укучыларга көз айларының үзенчәлекле матурлыгы: алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимешләре турында сөйләде. Балалар да көз турындагы үзләренең фикерләрен җиткерделәр. “Көз килә – муллык килә!” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.