Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Әнием – кояшым”

Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә.

         Шул уңайдан 28 ноябрь көнне без, китапханәчеләр, урта мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә “Әнием – кояшым” дип аталаган әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Әлеге кичәдә балалар үзләренең ягымлы, назлы  әниләренә карата матур шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар һәм дәртле биюләрен башкардылар.

Әниләргә бәйрәмебез бик ошады, балалары белән бергә  дөнья мәшәкатъләрен беразга гына булса да  онытып, рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.