Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Яшел болын, көмеш инешем, Балачакка кайтып килешем”. (“Г.Тукайның әкият геройлары” әдәби паркында әдәби мәйдан)

11 август көнне без, Яңа Кенәр балалар китапханәсе,  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән   “Яшел болын, көмеш инешем, балачакка кайтып килешем”  дигән исемдә “Г.Тукайның әкият геройлары” әдәби паркында әдәби мәйдан уздырдык.

         Әдәби мәйданның максаты: китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштыру; балаларда татар китабына кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; Габдулла Тукайның әкият геройлары белән якыннан таныштыру.

         Очрашу вакытында балаларга татар язучыларының әкиятләрен, шигырьләрен укыдык. Әкиятләрдәге геройлар белән рольле уеннар уйнадык. Габдулла Тукайның иҗатына тукталып, аның иҗаты буенча уен – бәйге уздырдык.