Юл йөрү билгеләре иленә сәяхәт. ( Уен – бәйге)
5 нче август көнне китапханәдә “Юл йөрү билгеләре иленә сәяхәт” исемле уен – бәйге уздырылды. Бәйгенең максаты: балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлату; юл йөрү билгеләре һәм яңа терминнар белән таныштыру.
Бәйгедә халык аваз иҗаты әсәрләре кулланылды. Табышмаклар, мәкальләр, җырлар, шигырьләр ярдәмендә балаларда юл йөрү кагыйдәләрен камилләштердек. Балаларда урамда бер – берсенә карата игътибарлылык һәм ярдәмчелек мөнәсәбәтләрен ныгыттык.
Андрей Усачевның “Правила дорожного движения” дигән китабы буенча бәйге уздырдык.