Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Китап, китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда”

20 ноябрь көнне балалар китапханәсендә “Китап, китап минем кулымда, сердәшем ул барыр юлымда” исемле библиография көне үтте.

         Көн дәвамында китапханәче Газизова С.Р. китапханә каталоглары һәм картотекалар, библиографик күрсәткечләр, белешмә басмалар белән ничек дөрес эшләргә кирәклеге турында сөйләде.

         Көннең беренче өлешендә яшь укучыларга "Мавыктыргыч библиография"дигән кызыклы һәм файдалы уенда катнашырга тәкъдим ителде. Балалар четерекле сорауларга җавап биреп кенә калмадылар, бик күп файдалы мәгълүмат та белделәр. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

         Библиография көне кысаларында, уку залында “Китап иле – серле дөнья” дип аталган китап күргәзмәсе төзеп куелды.

Икенче өлешендә укучыларга викторина сораулары һәм “Китапханәгә сәяхәт. Китапка сак караш кирәк!” дигән презентация күрсәтелде.

Укучыларга безнең библиография көнебез бик ошады, алар сорауларга бик җанланып җавап бирделәр.