Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Әдипләр һәм әдәбият”

15 ноябрь көнне, интернат-мәктәп укучылары өчен, китапханәбездә юбилейларын билгеләп үтүче язучыларга багышланган “Әдипләр һәм әдәбият”  дип аталган әдәби кунакханә булып узды. Бу кичәдә без татар балалар шагыйре, фронтовик Нур Гайсинның тууына 105 ел, татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) тууына 160 еллыгын билгеләп үттек. Укучыларны шагыйрьләрнең тормыш юллары һәм иҗаты белән таныштырдык.

         Әлеге чарада катнашучы укучылар аларның шигырьләрен бик теләп укыдылар һәм фикер алыштылар. Ахырдан балаларга “Татармультфильм” студиясендә төшерелгән татарча мультфильмнар күрсәтелде.