Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

Көзге каникулда - китапханәдә.

Китапханәбезгә даими рәвештә яңадан яңа китаплар кайтып тора. Матур рәсемле, эчтәлекле китап­лар күп алар арасында. Укырга кермәгән балалар өчен дә, зурлар өчен дә, эре һәм вак хәрефлеләре дә бик күп. Димәк, һәр кеше өчен китаплар укырга, аларны яратырга мөмкинлекләр бар. Көзге каникул вакытында да китапханәбезгә йөрүче укучылар кимемәде. Без алар белән яңа кайткан китаплар укып үзара фикерләр алыштык һәм мәдәни көндәлекләрне тутырдык.

         Китапханәбезгә рәхим итегез!