Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Укучының тарихи-мәдәни көндәлеге.”

2 нче октябрь көнне балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Китапханәче Газизова С.Р. укучыларны Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәнияте белән таныштырды. Ул укучыларга барлык музей, театр, китапханәләрдә көндәлекнең махсус битләренә тамга куйдырырга, шунда ук тәэсирләрне язарга һәм фотога төшеп сайтка урнаштырып булганлыгын аңлатты.

         “Укучының мәдәни көндәлеге” үз укучысын Татарстанның иң әһәмиятле мәдәният һәм сәнгатъ объектларына алып барыр, бу урыннарның 100 ел элек нинди булуы һәм хәзер ничек үзгәрүе турында сөйләр. Кабатланмас мирасыбыз белән Ватаныбызның һәр почмагында танышырга була.