"Саекмасын чишмәләр"
10 сентябрь китапханәчеләр Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Рашат чишмәсен җыештырырга бардык. Чишмә тирәсендәге чүпләр һәм чүп үләннәре җыештырылды.Чишмә бит ул-үзе бер тере дөнья, анда авылның тарихы, аерым кешеләрнең тарихлары, ачылып бетмәгән серләр саклана. Шуңа күрә, табигатьнең кешелек дөньясына бүләк иткән бәхәссез байлыгын сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәк.