"Татарстан - туган йортыбыз"
Татарстан-ул безнең Туган илебез, торган җиребез, туган йортыбыз. Татарстан-бәйсез дәүләт. 1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация һәм 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Конституциябез кабул ителде, 1994 нче елның 15 нче февралендә Шартнамәгә кул куелды.
30 август - Татарстан Республикасы көне уңаеннан бүген китапханәдә "Татарстан - туган йортыбыз" дип аталган тематик кичә үткәрдек. Әлеге кичәдә укучыларны Республикабыз көне, аның тарихы белән таныштырдык һәм "Республикам минем Татарстан" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.