“Бер сорауга – биш җавап” (зирәкләр бәйгесе)
19 июль көнне, балалар китапханәсендә “Бер сорауга – биш җавап” исемле зирәкләр бәйгесе булып узды. Әлеге чарада, авыл мәчете лагерена йөрүче кызлар катнашты.
Чараның беренче өлешендә китапханәче Нигаметзянова Л.И. аларны китапханәдәге “Кино ел”ына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Ә чараның икенче өлешендә укучылар өчен “Бер сорауга – биш җавап” исемле зирәкләр бәйгесе оештырылды. Аларга, балалар өчен язылган әсәрләр буенча, төрле сораулар бирелде. Балалар бу бәйгедә бик теләп катнаштылар.
Кичәбез ахырында укучылар рәхмәтләрен әйтеп, тагын килергә теләүләрен белдерделәр.