Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Тылсымлы китаплар дөньясы”

11 июль көнне балалар китапханәсенә Яңа Кенәр авылының балалар бакчасы балалары кунакка килделәр. Балалар китапханә буенча сәяхәт кылдылар. Китапханәче Нигаметзянова Л.И. балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды.

         Шулай ук балаларның татар халык әкиятләре турындагы белемнәрен тикшерү максатыннан, аларга әкиятләргә кагылган викторина сораулары бирелде. Балалар бу сорауларга бик теләп җавап бирделәр.

         Балалар үзләренең сәяхәтләреннән бик канәгать калдылар, без дә үз чиратыбызда аларны кабат китапханәбездә көтеп калабыз.