Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

«Фән –киләчәккә юл»

14 июнь көнне китапханәдә 1-4 сыйныф укучылары өчен «Фән –киләчәккә юл» дип исемләнгән мәгълүмати – танып белү сәгате узды.

«Юл тозаклары»

7 июнь көнне китапханәдә балаларда гражданлык җаваплылыгын һәм юлларда үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру максатыннан «Юл тозаклары» дип исемләнгән профилактик әңгәмә уздырылды.

«Пушкин әкиятләренең серләре»

6 июнь көнне китапханәдә җәйге мәктәп яны лагерына йөрүче балалары өчен «Пушкин әкиятләренең серләре» дип исемләнгән әдәби-уен программасы узды.

«Һәрчак булсын балачак»

1 июнь көнне китапханәчеләр урта мәктәп белән берлектә «Һәрчак булсын балачак» дип исемләнгән күңел ачу-уен программасын үткәрделәр.

«Кладовая мудрости»

29 май көнне китапханәбездә «Кладовая мудрости» дип исемләнгән интеллектуаль уен узды.

“АБВГдейка”

23 май көнне безнең китапханәдә “АБВГдейка” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү уены уздырылды. Чара Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган иде.

«Җирне саклагыз...»

22 апрель көнне 4 сыйныф укучылары өчен «Җирне саклагыз...» дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате үткәрелде.

«Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә»

12 апрель көнне, бездә Яңа Кенәр авылында бәйгенең чираттагы туры уздырылды. Анда сигез авыл китапханәсе әзерләгән гаиләләр катнашты. Безнең китапханә данын Гайнуллиннар гаиләсе яклады.

«Йолдызларга таба алга»

12 апрель көнне, китапханәбездә, 1-3 сыйныф укучылары өчен космонавтика көненә багышланган «Йолдызларга таба алга» дип исемләнгән космик сәяхәт узды.

«Сүзеңне фәрештә хупласа...»

10 апрельдә шагыйрә Бикә Рәхимованың тууына 85 ел тулды. Бу көнне безнең китапханәдә әлеге истәлекле вакыйгага багышланган кичә-портрет узды.

«Мин китаплар дусты»

2 апрель көнне, Яңа Кенәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе укучылар катнашында, китапханәдә «Мин китаплар дусты» дигән мәгълүмат көне узды.

«Нәүрүз – яз бәйрәме»

22 март көнне мәдәният йорты каршында «Нәүрүз – яз бәйрәме» дип исемләнгән фольклор бәйрәме узды.