Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Китап бакчасына сәяхәт"

Китапханәдә лагерь  балалары белән  “Китап бакчасына сәяхәт” дип исемләнгән әдәби уен үтте. Балалар өчен “Җәй, китап һәм мин” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп куелды, обзор ясалды. Балалар белән төркемнәргә бүленеп, һәр төркемгә биремнәр бирелде. Анда “Уйла һәм әйт”, “Бу кайсы әкияттән?”, “Табышмаклар Г.Тукайның кайсы әсәренә туры килә?”, “Җырны уйнап күрсәт” кебек һәм башка биремнәр бар иде.  Барлыгы 21 бала катнашты.