Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Без Тукайны укыйбыз".

Габдулла Тукай (1886 - 1913) - татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә һәм хәзерге заман татар теленә нигез салучы буларак кереп калган бөек шагыйрь. Быел, 2019 елның 26 апрелендә Тукайның тууына 133 ел тула.һәр кешене район күләмендә үткәрелә торган " Без Тукайны укыйбыз" дигән шигырь укучылар акциясенә катнашырга чакырабыз. Максат - милли мирасны саклау, татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, Тукай тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотлык хисләре тәрбияләү һәм милли үзаңны үстерү.