Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

,,Нәүрүзбикә - яз кызы”.

Китапханә,  мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә  авыл халкы катнашында  ,,Нәүрүзбикә – яз кызы” дип исемләнгән  чара уздырылды. Яз килүен үзенең җылы нурлары белән белдерергә теләгән кояш чибәркәй, көн белән төн сылукайлар да Нәүрүз бәйрәменең башлануын хәбәр итеп матур теләкләрен, моңлы җырларын бүләк иттеләр. Әлбәттә Кыш бабайның да тиз генә бирешәсе килми.Нәүрүз кызына бер-бер артлы сынауларын биреп кенә тора. Яз гүзәле - Нәүрүзбикә  табигать патшабикәсе булырга дигән ниятеннән һич кенә дә кире чигәргә җыенмый.Барлык сынау-сорауларны үтеп үз урынын алды. Нәүрүзбикәнең  матур теләкләре, уен- җырлары күңелләрне күтәреп, матур уйларга төрде.Бәйрәм казанда пешкән тәмле боткадан, кайнар коймаклар белән  чәйдән авыз итү  белән тәмамланды.