Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Һөнәрләр иленә сәяхәт»

Барыбызга да билгеле булганча, 2019 нчы ел- “Эшче профессияләр елы” дип игълан ителгән иде.Шул уңайдан, Носы авыл китапханәсендә укучы балалар белән һөнәрләр темасына чара үткәрелде. Китапханәдә “Киләчәк – эшче көчләр кулында” дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Анда профессияләр турында китаплар, алдынгы хезмәтчәннәр турында язылган матбугат материаллары урын алды. Укучыларга менә шундыйлардан үрнәк алырга кирәклеге турында әйтеп кителде. Аннары балалар белән хезмәт, һөнәрчелек буенча мәкаль-әйтемнәрне дә искә төшереп уздык. Чараның азагында кулы һөнәр белгән кеше киләчәктә яхшы тормышлы булыр дигән нәтиҗә чыгардык.