Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Тел дигән дәрья бар”.

Туган тел көне уңаеннан  Носы мәдәният йортында 5-7 класс укучылары катнашында әдәби конкурс үткәрелде. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Укучылар белән татар теле буенча белемнәрне дә тикшереп үттек.”Бу нинди әсәр?!”дигән уен да уйнатылды, мәкальләр әйтеш тә булды, табышмаклар да чишелде, хикәя төзү, шигырь язу кебек биремнәр дә булды. Кыскасы, укучылар үзләрен бар яктан да сынап карадылар. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучыларыбыз бар икән әле безнең арада дигән нәтиҗәгә килдек. «Иң татлы тел – туган тел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.