Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Профессияләр калейдоскопы»

 

Барыбызга да билгеле булганча, 2019нчы ел- “Эшче профессияләр елы” дип игълан ителгән иде.Шул уңайдан, Носы авыл китапханәсендә укучы балалар белән һөнәрләр темасына чара үткәрелде. Китапханәдә “Киләчәк – эшче көчләр кулында” дигән китап күргәзмәсе эшли башлады.Анда профессияләр турында китаплар, алдынгы хезмәтчәннәр турында язылган матбугат материаллары урын алды. Балалар белән хезмәт, һөнәрчелек буенча мәкаль-әйтемнәрне дә искә төшереп уздык.Чараның азагында кулы һөнәр белгән кеше киләчәктә яхшы тормышлы булыр дигән нәтиҗә чыгардык.