Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Театр яктылыкка, нурга илтә...”

2019 ел – Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә “Театр яктылыкка, нурга илтә...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә татар театрының тарихы, артистларның театр сәхнәсендәге иҗат эшчәнлекләре, тормыш юллары, татар драматурглары турында китаплар урын алды. Күргәзмә ел буе яңа материаллар белән тулыландырылачак.