Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Җиңү килде җиргә яз булып"

7 май көнне Носы авылы һәйкәл  - обелиск янында митинг үткәрелде. Митинг парад һәм обелискка веноклар һәм чәчәкләр куеп башланып китте. Сугыш ветераннарына һәм тыл ветераннарына котлау открыткалары тапшырылды. Бәйрәм "Җиңү килде җиргә яз булып" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте. Озакка сузылган куркыныч көннәрнең артта калу шатлыгыннан ветераннарның күзләрендә яшь тамчылары күренде. Кичәнең икенче өлешендә «Дәһшәтле еллар кайтавазы» исеме астында куелган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Ахырдан укучылар бабайларының портретларын тотып урам әйләнделәр.