Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Искечә Яңа елны каршылап..."

13 январь көнне мәдәният йорты каршында урамда Искечә Яңа елны каршылау бәйрәмен үткәрдек. Безнең халык күңелле итеп бәйрәм итә белә.  Носы мәдәният йорты каршына куелган чыршы янында Носы халкы гөр килеп Искечә Яңа елны каршы алды.  Мәдәният хезмәткәрләре берсеннән-берсе матур җырлар, күңелле уеннар белән халыкны ял иттерде. Кичәне башлап җибәргәч, Кыш бабай белән Кар кызын чыршы янына чакырдык. Алар халыкны бәйрәм белән котлап, үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Балалар Кыш бабайга өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, Кыш бабай бүләкләр өләште.