Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Зәңгәр экраннар каршында..."

Россиядә игълан ителгән Кино елы уңаеннан ,  “Библиотөн” дип аталган Бөтенроссия акциясе кысаларында,  22 нче апрель  көнне Носы авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә,  "Зәңгәр экраннар каршында..." дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырды. “Кино китаптан башлана” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелеп, обзор ясалды. Уен төрле конкурслардан торды. Алар арасында  балалар өчен фильм, мультфильмнарның җырларын,  геройларын танып белү, яраткан актерлар турында мәгълүмат бирү дә, сорауларга җавап бирү дә бар иде. Шулай ук китапханә фондындагы "Сәхнә" журналлары битләрендәге артистлар турындагы язмалар белән танышып чыктык. Балаларның булган белемнәренә яңалары да өстәлде. Ахырдан “Туган як әкиятләре” дип исемләнгән дисктан әкиятләр карадык. Барлыгы 12 бала катнашты.