Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Ут безгә дус та, дошман да".

2 нче декабрь көнне Носы авылы мәдәният йортында, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре Пожар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында МЧС хезмәткәре Әхмәтов Илгиз Хәлил улы белән очрашып, мәктәп укучылары белән әңгәмә уздырдылар. Ул аларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән якыннан таныштырып, мисаллар китерде, кинофильм күрсәтелде. Китап күргәзмәсе төзелеп, обзор ясалды.