Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Сәхнә нуры – Нәгыймә Таҗдарова”.

Быел  ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы Нәгыймә Таҗдарованың тууына  130 ел тула.  Берсеннән-берсе гүзәл, онытылмас образлар тудырып халыкның тирән мәхәббәтен казанган зур сәхнә остасының юбилеена Арча район мәдәният бүлеге  мәдәният учреждениеләре  арасында якташыбыз иҗат иткән образларны “Ин яхшы башкаручы” бәйгесен игълан итте.  Бу бәйгенең Кышкар мәдәният йортында узган зона этабында без дә катнаштык.