"Китап - зур байлык "
Носы авыл китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары белән "Китап - зур байлык " дип исемләнгән әдәби кунакханә үтте. Укучыларга китапханәгә кайткан яңа китаплар тәкъдим ителде. Укучылар табышмакларга җаваплар таптылар, әкиятләр тыңладылар, хикәяләрдән өзекләр укыдылар.