"Мәдәни көндәлек битләре буйлап..."
14 сентябрьдә башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшырдык. Укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф- гадәтләре турында сөйләдем. Мәдәни көндәлек битләренә күзәтү ясап, кыскача мәгълүмат бирелде. Балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибен, көндәлекне саклап тотуның мөһимлеген аңлаттым.