Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

,,Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен”

Район күләмендә оештырылган фестиваль  кысаларында  13 апрель көнне  ,,Һәр тарафтан Тукай  җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен” исемле әдәби музыкаль кичә уздырылды.

Шушы фестиваль кысаларында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән Г.Тукайның шигырьләрен, аның шигырьләренә язылган җырларны, шагыйрьнең әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән композицияне һәм кул эшләрен әзерләп  Пшәнгәр авылында чыгыш ясадык.