Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Тукайлы тел тутыкмас”

Китапханәдә балалар белән “Тукайлы тел тутыкмас” дип исемләнгән викторина – уен үткәрелде. Максаты: балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту. “Милләтемнең кояшы син, И моңлы, нурлы Тукай!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелеп, обзор ясалды. Балалар, ике төркемгә бүленеп,   уен барышында үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәттеләр; таныш шигырьләрне төрле юллар аша танып әйттеләр; сәнгатьле укуны ныгыттылар.