“Нәүрүзбикә – яз кызы”.
Язны каршы алу максатыннан “Нәүрүзбикә – яз кызы “ дип исемләнгән кичә үткәрдек.
Башта Нәүрүзбикә сайлау буенча конкурс үткәрдек. Һәр класстан бер кыз катнаштырып, Нәүрүзбикә сайладык. Кызларны һәр яктан сынадык: җыр, бию, мәкаль, табышмаклар белү, сөйләү осталыгы, шигырь, хикәя язу буенча . Алар ботен тырышлыкларын куеп, Нәүрүзбикә исемен алу өчен тырыштылар.
Кичәнең икенче өлеше урамда үтте. Карга боткасы пешердек, карачкы яндырдык, торле уеннар уйнадык. Шулай күңелле итеп кышны озаттык.