“Гаилә бәхете нәрсәдә?”
Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала.
Халыкара гаилә көне уңаеннан, балалар һәм әти – әниләр белән берлектә, “Гаилә бәхете нәрсәдә?” дип исемләнгән әңгәмә үтте. “Гаиләм – тормыш нигезе, балаларым – көзгесе...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелеп, обзор ясалды. Авылдагы матур гаиләләр турында мәгълүмат бирелде. Укучылар әти – әниләренең фотоларын кулланып плакатлар ясадылар, алар турында горурланып сөйләделәр. Балалар һәм әти - әниләр кызыклы ситуацияләр, күңелле сорауларга җавапларны бергә – бергә эзләделәр. Кичә һәр баланың үз гаиләсенә язган теләге белән тәмамланды.