Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Авылымның милли бизәкләре".

 

22 апрель көнне Носы мәдәният йортында “ Авылымның милли бизәкләре ” исемле фольклор кичәсе үткәрелде. Татар халкының авыз иҗаты искиткеч бай, тирән эчтәлекле. Анда халыкның кичерешләре, язмышы, тарихы, тормышы чагыла. Бу кичә халкыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү, балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту, татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде.