Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Нәни дусларым белән китап иленә сәяхәт"

Балаларны халыкара балалар китабы көненең тарихы белән таныштыру, китапка карата  хөрмәт уяту максатыннан, балалар бакчасында әдәби сәяхәт үткәрелде. Иң беренче китапның барлыкка килү тарихы  белән таныштылар. Китапханәгә яңа кайткан  китаплар тәкъдим ителде. Китап турында мәкальләр, табышмаклар чишелде. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр.