"Ир асылы - ил бизи".
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Носы мәдәният йортында ” Ир асылы – ил бизи” дигән әдәби – музыкаль кичә үтте. Кичәне авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вәзир Вазихович башлап җибәрде.
“Ир асылы – ил бизи”” дигән китап күргәзмәсе төзелеп куелды. Кичәгә Армия хезмәтеннән яңа кайткан егетләребезне чакырдык. Алар Армия хезмәте, андагы тәртипләр турында сөйләделәр.
Шулай ук Армиядә хезмәт итүче егетләребезнең әти – әниләренә дә сүз бирдек, солдат хатлары укыдык, презентация эшләдек.
Кичә җыр – бию, шигырьләр, солдат тормышына бәйле сәхнә әсәрләре белән үрелеп барылды.