Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"И туган тел, и матур тел - син Тукаемның теле"

Носы авыл китапханәсендә балалар белән “И туган тел, и матур тел - син Тукаемның теле...” дигән әдәби кичә үтте.

“Тукайлы тел тутыкмас” дигән китап күргәзмәсе төзелеп, обзор ясалды.

Кичә “Туган тел” җыры белән башланып китте. Г.Тукайның шигырьләрен укыдык, әкиятләрен сойләдек. Кичә барышында укучылар татар халкының күренекле язучылары, галимнәре турында белемнәрен тирәнәйттеләр, туган телебезгә багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. Туган тел турында мәкальләр әйтештеләр.    Бу кичәдә туган телне тирәнтен өйрәнү, аны саклау, аның белән горурланып яшәү – һәркайсыбызның изге бурычы дигән нәтиҗә ясалды.