Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Ир солтаны - 2017"

25 гыйнвар көнне Апаз мәдәният йортында "Ир солтаны -2017" бәйгесе булып узды. Бу бәйгедә уңган, талантлы, эш сөючән ир затларыбыз катнашты.Носы авылыннан Габделганиев Расим Нурмөхәммәт  улы катнашты. Ул үзенең  осталыгын халыкка видео язмаларда тәкъдим итте.  Үзенең чыгышының нәтиҗәсе өченче урын белән бәяләнде.