Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

Әрәпә бәйрәме

Сабантуй алдыннан булачак батырларга бүләкләр җыю - борынгы йола, 1 июнь көнне Носы, Ишнарат  авылларында уздырылды. Барлык авылдашлар капка төбендә каршы алып, матур изге теләкләр теләп, бүләкләрен тапшырды, биеде, җырлады. Бүләк җыючыларны тәмле чәй өстәле, коймаклар, конфетлар белән каршы алучылар да күп иде. Җигүле атка утырып авыл урамын бер әйләнү бала-чага өчен иң зур куаныч булды. Өлкәннәрдән матур изге теләкләр ишетү, борынгыдан килгән шушы йоланы яшь буын балалар белән уздыру, балалар өчен үрнәк булса, олы яшьтәгеләр өчен зур горурлык булды. Авыл чын бәйрәм рухына кереп шатланды бу көндә.