Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Табигатькә дус бул"

Китапханәдә “Табигатькә дус бул” дип исемләнгән экологик  квест үтте. Катнашучылар өчен маҗаралы уен әзерләнгән иде, анда сюжет буенча алга бару өчен мәсәләләрне хәл итәргә кирәк булды. Яшүсмерләр билгеле бер вакыт эчендә экологик - биологик проблемаларны хәл итү үрнәкләрен чагылдыра торган биремнәрне үтәделәр. Квестта катнашучылар командаларга бүленделәр. Һәр командага үзенең маршрут кәгазе нигезендә  төрле станцияләрдә булдылар.