Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Дәһшәтле еллар кайтавазы"

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын Носы авыл халкы традиция буларак авыл уртасында балкып торган һәйкәл каршында каршы алды. Бу көнне без, сугыш кырларында ятып калган ата – бабаларыбызны, сугыштан җиңү яулап кайтып бүгенге көндә безнең арада булмаган сугыш ветераннарын, сугышның бар авырлыгын үз җилкәләренә күтәргән тыл хезмәтчәннәрен тантаналы митинг белән искә алдык. Тантаналы митингта авыл халкы, кайткан кунаклар, укучылар, укытучылар катнашты. Митинг барышында котлау сүзләре белән Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сагитов Вәзир Вәзих улы,  мәктәп директоры Бәдертдинов Вәсим Хәмит улы чыгыш ясадылар. Чыгышлар мәктәп укучылары тарафыннан матур җырлар белән үрелеп барды. Кайтмый калган һәм бүген арабызда булмаган геройларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык, бәйрәм хөрмәтенә һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр куелды.