"Ветеранда кунакта"
3 нче май көнне "Ветеранда кунакта" - дигән акция кысаларында мәдәният, авыл җирлеге хезмәткәрләре бергәләп , Җиңү бәйрәме белән котларга тыл ветераннарының өенә барды. Хөрмәтле ветераннарыбыз үзенең яшьлек еллары,тормыш юлы,хезмәт эшчәнлеге,сугыш еллары турында хәтирәләрен яңарттылар. Яшь буынга үзләренең теләкләрен җиткерде.