Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Без - Тукай оныклары”

Носы мәктәбендә «Без – Тукай оныклары» дип исемләнгән кичә үтте. "Еллар аша безгә  Тукай дәшә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Укучыларга  шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы  һәм иҗаты турында сөйләдек. Габдулла Тукай шигырьләрендә, әкиятләрендә һөнәрле булырга,хайваннар,кошларны, туган илне, туган телне, татар телен яратырга, белем алырга өнди. Чарада уен - викторина оештырылды, кайсы укучының Габдулла Тукайны күбрәк белүен белдек. Шигырьләрен, әкиятләрен сөйләдек. Ахырдан чарабызны Габдулла Тукайның "Туган тел"җыры белән тәмамладык.