Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Гасырлардан килгән ядкарьләр"

Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Мәсәлән, ел фасылларына бәйле сабантуй һәм нәүрүз бәйрәмнәре, ислам диненә бәйле корбан һәм рамазан бәйрәмнәре, йолаларга бәйле каз өмәсе һ. б. Еллар үткән саен бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара.

Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң?  Менә шул “Каз өмәсе” күренешен “Гасырлардан килгән ядкарләр” дигән кичәдә ачып бирдек.