Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Урман бабай серләре"

Китапханәдә  “Урман бабай серләре” дигән интеллектуаль уен үтте, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән. Максаты: җәнлекләрнең кышкы тормышы турында белемнәрне барлау һәм тулыландыру, кардагы эзләрен танырга өйрәтү. Уен барышында табышмаклар чиштек, мәкальләр әйттек, җәнлекләрне ояларына урнаштырдык, рәсемнәр белән эшләдек, сорауларга җавап эзләдек, җәнлекләрнең эзләрен танырга өйрәндек.