Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә”

 Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәт­ләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Гаилә елы кысаларында “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесы “Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә” дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итте. Бәйгенең чираттагы  туры 18 апрель көнне,  Апаз авылында уздырылды. Бәйгедә алты авыл китапханәсе әзерләгән гаиләләр катнашты.

         Иҗади бәйге дүрт номинациядә барды. Беренче номинациядә гаиләләр үзләре белән мавыктыргыч итеп таныштырдылар. Һәр гаилә иҗади яктан үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Безнең китапханә данын яклаган Әхмәтовлар гаиләсе үзләренең гаилә тарихы буенча бик матур видеоролик тәкъдим иттеләр, чыгарган шигырьләрен сөйләделәр. Икенче номинациядә гаиләләр сәнгать, мәдәният өлкәсендә үзләрен сынадылар. Бик матур, күңелле чыгышлар тәкъдим иттеләр. Безнең Әхмәтовлар гаиләсе  А.Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” әсәреннән  өзек күрсәттеләр. Өченче номинациядә әдәби яктан көч сынаштылар, үзләре яратып укыган китапка яки газет – журналга реклама ясадылар. Бу номинациядә безнең гаилә “Акчарлак” журналын тәкъдим итте. Журнал  буенча презентация тәкъдим иттеләр. Дүртенче номинациядә хөкемдарлар тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирде гаиләләр. Бу номинациядә дә алар бар осталыкларын күрсәттеләр. Әхмәтовлар гаиләсе “Иҗади гаилә” номинациясендә җиңү яулады.