«Һәрвакыт булсын гаиләм»
7 мартта Носы мәдәният йортында «Һәрвакыт булсын гаиләм» исемле халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әдәби музыкаль кичә узды. Кичәдә әти – әниләр, укытучылар, балалар катнашты. Кичә хатын-кызларыбыз өчен котлаулар, җыр – биюләр, күңелле скетчлар белән аралашып барды. Тамашачылар әниләр турында шигырьләр һәм риваятләр тыңладылар, үзешчән сәнгать артистларының җырларын тыңладылар. Шулай ук фойеда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.