Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Тынычлык дип тибә йөрәкләр»

Сәрдәбаш клубында , Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «Тынычлык дип тибә йөрәкләр» дип исемләнгән хәйрия концерты уздырылды. «Ватан саклау – изге бурыч» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Кичәдә СВО да, армиядә булган  егетләрне искә алдык. Җыелган акча СВО дагы егетләрнең гаиләләренә бүлеп бирелде. “Зөбәрҗәт” төркеменең үзләре иҗат иткән сугыш чорында кыз хатыннарның капка төбендә кич утыру күренеше күрсәтелде. Кичә патриотик җырлар, биюләр, монологлар белән үрелеп барылды.