Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Ягез әле, егетләр"

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан , малайлар белән, “Ягез әле, егетләр” дигән конкурс узды.”Ватанны саклаучыларга – дан!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Укучыларны  бәйрәмнең тарихы белән таныштырдык. “Җитезләр” һәм “Кыюлар” командаларына бүленеп төрле бәйгеләрдә көчләрен сынадылар. Малайлар үзләренең җитез, тапкыр һәм зирәк булуларын күрсәттеләр. Ахырдан җиңүчеләрне билгеләп, бүләкләр, грамоталар тапшырдык.