Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Искечә Яңа ел каршылау"

Кичке якта Носыда  хоккей мәйданында Искечә Яңа елны каршылау бәйрәмен үткәрдек.

Кичәне башлап җибәргәч, Кыш бабай белән Кар кызын чыршы янына чакырдык. Алар халыкны бәйрәм белән котлап, үзләренең теләкләрен җиткерделәр, Кар кызы җыр башкарды. Кыш бабай үзе белән Маймыл һәм башка  урман хайваннарын да  алып килгән иде, аларга сүз бирдек.

Балалар Кыш бабайга өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, Кыш бабай бүләкләр өләште.

Шуннан соң  төрле уеннар оештырдык, уеннар җырлар белән үрелеп барылды. Бию ярышлары оештырдык,конькида узыштык, капкага шайба кертү, чанада тартышу, Кыш бабайның капчыгын эзләү кебек бик күп уеннар уйнадык.